Район балалар сәнгать мәктәбендә композиторлар белән очрашу булды

2016 елның 24 мае, сишәмбе

Очрашуны Рәшит Кәлимуллин үзе алып барды. Иң беренче булып, сүзне композитор Илһам Байтирәккә бирде. Композитор үзенең “Авылда” әсәрен уйнап күрсәтте. Ул ике өлештән тора иде – “Әтәчләр” һәм “Музыкант белән тавык”. Балалар аны бигрәк яратып тыңлады. Ә аннан залда ноталар очышыннан күңелле картиналар туарга кереште. Пианино клавишалары тудырган күңелле музыка безне, үзе белән әйдәп, әллә кая, балачак иленә алып китә, Ринат Еникеев әсәрләре белән дә таныштыра. Катнашучылар музыка һәм сәнгать дөньясында рәхәтләнеп ял итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International