Кайбыч районы башлыгы “Әти-әниеңне газетага яздыр”, “Туганнарыңны яздыр” акциясенә кушылды

2016 елның 10 июне, җомга

«ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Туганнарыңны яздыр”, “Әти-әниеңне яздыр” акциясе дәвам итә. Бу акциягә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да кушылды. 

Чыннан да бу гаиләдә матбугатны яраталар, “ТАТМЕДИА” җәмгыяте газеталарга иң күп язылган абунәчеләр арасында үткәргән республика бәйгесендә дә алар җиңүче булган иде. Агымдагы елның икенче яртыеллыгына газеталарга язылу чорында игълан ителгән әлеге акция 22 майда башланды һәм 18 июньгә кадәр дәвам итә. “ТАТМЕДИА»ның генераль директоры Андрей Кузьмин әйтеп узганча, бу акция үзенә күрә хәйриячелек акциясе дә. Сез дә шушы акциягә кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International