Бәйрәмегез белән сезне, медицина хезмәткәрләре!

2016 елның 18 июне, шимбә

Хөрмәтле сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре, ветераннар!

Кешеләр сәламәтлеген кайгырту, авыруларны дәвалау – элек-электән иң мәртәбәле һәм хөрмәткә лаек һөнәр исәпләнә. Ул медицина хезмәткәрләреннән белем генә түгел, искиткеч түземлелек, күңел җылылыгы, шәфкатьлелек һәм фидакарьлек таләп итә. Билгеле, бу эштә табибның, шәфкать туташының әхлакый сыйфатлары гына җитми, заманча җиһазларга бай медицина учреждениеләре дә кирәк. Әйтергә кирәк, районыбызда бу өлкәдә шактый эшләр башкарыла, сырхауханә бүлекләре, поликлиникалар төзекләндерелде, заманча уңайлыклар тудырыла, хезмәт күрсәтү елдан-ел яхшыра бара. Районның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә үз эшләрен белгән, тырыш, башкалар хәленә керә торган кешеләр эшли. Барлык табиблар, медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Сезнең барчагызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет-куанычлар телим!

А.И. Рәхмәтуллин, Кайбыч муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International