Колангы бистәсендә ифтар мәҗлесе

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Кайбыч районы Колангы бистәсендә мәктәп бинасында авыл советы һәм җирле халык ярдәме белән ифтар мәҗлесе оештырылды. Ифтарда район башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, авыл советы рәисе Фидаил Нигмәтҗанов һәм җирле авыл халкы катнашты. Ифтар барышында район башлыгы Альберт Илгизәр улы барча кунакларны да изге Рамазан ае белән тәбрикләде һәм уңышлар теләде. Район мөхтәсибе уразаның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International