Район башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы исеменнән ифтар оештырылды.

2016 елның 26 июне, якшәмбе

25 июньдә Кайбыч районы үзәгендә “Райхан ” кафесында район башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы исеменнән ифтар оештырылды. Ифтар барышында район башлыгы Альберт Илгизәр улы барча кунакларны да изге Рамазан ае белән тәбрикләде һәм уңышлар теләде. Район мөхтәсибе уразаның фазыйләтләре, һәм кадер кичәсе турында вәгазь сөйләде. Чараның ахырында Республика ифтарына волонтер булып барган яшь егетләргә һәм кызларга район мөхтәсибе исеменнән рәхмәт хатлары һәм күчтәнәчләр бирелде. Шулай ук Колангы авылы “Минбәян” мәчетендә Аллаһ ризалыгы өчен мәчетне карап торучы Калимуллин Зөфәр һәм Рәйсә гаиләсенә дә рәхмәт хаты һәм истәлеккә “Шамаил” бүләк ителде. Әлеге эшләрнең алдында торган һәм барлык эшләрдә дә ярдәм кулы сузган район башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улына да рәхмәт хаты бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International