18 июль дүшәмбе көнне Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы үзәк мәчетендә җирле хакимият һәм халык ярдәме белән мәчетне төзекләндерү эшләре башланды. Төзелеш барышында мәчетнең түбәсен алыштыру һәм стеналарын җылытып тышлу нияттә тора. Яңа түбәнең мансардасы да булачак. Маснардага уку класслары, хатын кызлар өчен намаз уку бүлмәләре булачак.