Авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт кую җиңелләрдән түгел. Ләкин нәкъ менә шушы гади кешеләр безнең табыннарыбызны икмәк һәм азык-төлек белән тәэмин итәләр. "Ак Барс Кайбыч" ҖЧҖ ның 3 нче номерлы филиалы машина-трактор паркы мөдире Зинаида Таймасова үз эшен яратып башкара. Ул монда 3 ел эшли, 20 елдан артык сыер савучы булып эшләгән. Машина-трактор паркында 15 трактор, 2 комбайн "Клаас" һәм "Нью-Холланд", 4 "Камаз" машинасы бар. "Минем эш көне– иртәнге сәгать алтыдан кичке сәгать алтыга кадәр. Урып-җыю вакытында кичке сәгать җидегә, сигезгә кадәр", – дип сөйли Зинаида Таймасова. Хуҗалыгы җитәкчеләре Зинаиданы мактый, аның үрнәк итеп күрсәтәләр.