5 октябрь – Халыкара укытучылар көне

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

 5  октябрь – Халыкара укытучылар көне уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

«Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары!  Район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән Укытучылар көне уңаеннан барыгызга да ихлас теләкләремне һәм лаеклы рәхмәт сүзләремне җиткерәм! Сезнең актив гражданлык позициясе, һөнәри осталыгыгыз, укучыларга булган сизгер, игътибарлы мөнәсәбәтегез, фидакарь хезмәтегез бәя биреп бетергесез. Районда мәгарифне үстерүгә зур игътибар бирелә һәм бу киләчәктә дә шулай булып калачак. Балалар белән эшләү зур игътибарлылык һәм сабырлык таләп итә. Ә бу җиңелләрдән түгел. Белем бирү  – дөньяда иң борынгы һәм иң дәрәҗәле һөнәр. Белем алуны энә белән кое казуга тиңлибез, ә менә белем бирү – меңнәрчә бала күңелен шифалы сугаруга тиң. Һәм бу сәләт һәркемгә дә бирелми. Сез укытучы һөнәренең барлык серләрен дә камил беләсез һәм үз белемнәрегезне укучыларыгыз белән бүлешәсез. Аерым җылы сүзләр белән күп еллар дәвамында  мәгариф өлкәсендә фидакарьләрчә, чын күңелдән хезмәт күрсәткән, аның үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән ветераннарыбызны һәм укытучы династиясе вәкилләрен котлыйсым килә. Барыгызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади эзләнүләр, югары максатларга ирешүегезне, тырыш укучылар һәм һөнәри планнарыгызның гамәлгә ашуын телим!»

Татарстан Республикасының

Кайбыч муниципаль районы башлыгы                                           А. И. Рәхмәтуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International