Багайда яшәүче сугыш ветеранына 90 яшь тулды

2017 елның 28 феврале, сишәмбе
Багайда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Погодин туксан яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Юбилярны күркәм бәйрәме белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аңа Кайбычтан билгеләнгән җитәкче Хәмзә Хәялиев, “Ак Барс Кайбыч-2” җәмгыяте директоры Радик Миңнуллин, җирлек башлыгы Рушания Кузнецова, ветераннар Советы рәисе Рушания Камалова, туганнары килде. Мәктәп укучылары мәдәният йорты методисты Зоя Рожкова белән берлектә концерт куйды.  
  
Альберт Рәхмәтуллин Иван Михайловичка Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның ихлас рәхмәт сүзләре язылган открыткасын тапшырды һәм, үзенең котлавын ирештереп, бүләк бирде.
– Сез барыбыз өчен дә Ватанны ярату, батырлык һәм ныклык үрнәге. Алдыгызда баш иеп, сезгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге телим. Сезнең тормыш юлы, туган илебез өчен көрәшүегез һәркем сокланырлык! – диде ул. Иван Погодин үзенә күрсәткән хөрмәт өчен рәхмәтен ирештерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International