Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” бәйгесе кайбычлыларга җиңү китерде

2017 елның 28 феврале, сишәмбе
Татарстанда ел саен үткәрелүче “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” бәйгесенең зона туры быел да Яшел Үзән шәһәрендә узды. Анда Иделарьягы районнарыннан килгән гүзәл затларыбыз катнашты.
 
Әлеге бәйгедә Кайбычның хезмәт алдынгылары, абруйлы ханымнары елның- елына уңышлы чыгыш ясый. Быел “Минем һөнәрем –минем язмышым” номинациясендә Багай фермасында ясалма орлыкландыру технологы булып эшләүче Татарстанның атказанган терлекчесе Людмила Радионова җиңү яулады. “Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” бәйгесендә Федоровское мәктәбе директоры Михаил Серяковка тиңнәр булмады. Аларның икесе дә бәйгенең республика турына узды. Иске Чәчкаб мәктәбе укытучысы Люция Габидуллина “Хатын-кыз –мәдәният һәм рухият”, Кече Мәме мәктәбе укытучысы, Малалла авылында ятим балаларны үз тәрбиясенә алган Елена Федотова “Хатын-кыз- Ана”, Ульянково авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Нина Стерякова “Өченче буын героинясы” номинация­ләрендә катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International