Бу көнне “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Кайбычтагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итеп, бушлай юридик ярдәм алырга мөмкин (Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йорт). Монда сезне кызыксындырган һәм борчыган сорауларга 8.00- 10.00 сәгатькә кадәр нотариус Ирек Гафуров, 10.00- 12.00 сәгатькә кадәр адвокат Ильяс Гыйсмәтуллин, 12.00- 14.00 сәгатькә кадәр Федераль суд приставы хезмәткәре Рәмис Садыйков, 14.00-16.00 сәгатькә кадәр прокуратура хезмәткәрләре юридик ярдәм күрсәтәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 2-16-19.