Күчемсез милек буенча бердәм дәүләт реестрына Татарстан белән Самара өлкәсе арасында чикне узу турында белешмәләр кертелгән. Нигездә чик урман массивлары һәм авыл хуҗалыгы җирләре территорияләре буйлап уза. Татарстан Республикасы белән Самара өлкәсе арасында чикне үтүнең гомуми озынлыгы 392,5 километр тәшкил итә.