Кайбыч районының иң яхшы комбайнчылары бүләкләнде

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы приказы нигезендә агымдагы елның уры-җыю чорында “ТР агросәнәгать комплексы иң яхшы комбайнчысы” конкурсы игълан ителгән иде. Әлеге конкурс кысаларында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән алдынгы 200 комбайнчыны 100әр мең сум күләмендә премия белән бүләкләү каралды.

Бүген исә Министрлыкта әлеге конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Биредә Татарстанның 2017 ел урып-җыю кампаниясе вакытында иң яхшы дип танылган200 механизаторы җыелды. Аларның һәркайсына 100 әр мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Шунысы сөенечле: иң-иңнәр арасында Кайбыч муниципаль районы кыр батырлары да бар иде. Алар: Николай Кузенков, Васил Сибгатуллин, Айнур Сафин, Альберт Шакиров, Илдар Шәрәфиев, Юрий Петров, Фәнис Бикбов, Руслан Тимуршин.
Әлеге бүләкне аларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International