2 декабрь көнне Олы Кайбыч авылының “Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында Кайбыч муниципаль районы мәктәпләре укучылары арасында йөзү буенча ярышлар узды. Әлеге ярышларда барлыгы 12 мәктәптән 62 егет һәм 34 кыз катнашты. Алар 50 метр ераклыкка ирекле йөзү буенча көч сынашты.