ТР Экология һәм табигать ресурслары Министрлыгы Ачык ишекләр көне үткәрә

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

15 февральдә ТР Экология һәм табигать ресурслары Министрлыгы белгечләре Ачык ишекләр көне оештыра. Казанлылар Павлюхин ур., 75 адресы буенча урнашкан Үзәк территориаль идарәгә мөрәҗәгать итә ала.

Экологлар әйләнә-тирә мохитне саклау, экологик иминлек һәм дәүләт экологик надзоры темаларына консультация бирәчәкләр. Аларга Татарстан башкаласында, шулай ук Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәч районнарында яшәүчеләр мөрәҗәгать итә ала. Ачык ишекләр көне турында тулырак мәгълүмат белән (843) 267-68-87 телефоны аша танышырга мөмкин.

Акция Казаннан кала, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Азнакай, Буа һәм Арча территориаль идарәләрендә үтәчәк. Аларның адреслары һәм телефон номерлары министрлыкның рәсми сайтында бастырылган, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Кайбыч муниципаль районында яшәүчеләр Министрлыкның Буа шәһәрендәге Иделаръягы территориаль идарәсенә мөрәҗәгать итә ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International