Кайбыч муниципаль районында өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри осталыгын ачыклаучы “Йөрәгемне балаларга бирәм” республика конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурста район мәктәпләреннән 9 өстәмә белем бирү педагогы катнашты. Нәтиҗәләргә килгәндә, 1 урынны Иске Тәрбит урта мәктәбеннән А. Акрымов яулады, 2-3 урыннарга Хуҗа Хәсән мәктәбеннән С. Бартязова һәм “ЭКО” мәктәптән тыш белем бирү үзәгеннән В. Сафиуллина лаек булдылар.
Җиңүче Конкурсның Буа шәһәрендә узачак зона этабында катнашачак.