Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтен белдерде.

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Россия Президентын сайлауларда Кайбыч халкы бөтен республикага үрнәк булды: сайлау участокларына килгән сайлаучылар саны буенча иң югары күрсәткечкә иреште. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сайлауны шундый зур әзерлек белән үткәргән өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, Кайбыч халкына тирән рәхмәтен белдерде. Президентыбыз Кайбыч белән видеоэлемтәгә сайлау төгәлләнгәч чыкты. «Бүген илебезнең иң мөһим сайлаулары узды – без Россия Президентын сайладык. Республиканың гомуми күрсәткечендә Кайбыч районы күрсәткечләре дә зур роль уйный. Сез булдырасыз! Кайбыч халкының бердәмлеген тагын бер кат расладыгыз. Барыгызга да рәхмәт», - дигән Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International