Тавыш бирү үткәрелде

2016 елның 17 июне, җомга

16 июньдә Кече Мәме авыл җирлеге депутатлыгына кандидатлар итеп чыгару өчен кандидатуралар билгеләү буенча партия эчендә алдан тавыш бирү үткәрелде. 10 июнь көнне Партиясенең Җирле советы утырышында катнашучыларның исемлеге, Хисап комиссиясе составы расланды. Кандидатлар- Алексеева Елена Николаевна һәм Самара Татьяна Ивановна, икесе дә  укытучылар. Аларның чыгышларыннан соң яшерен тавыш бирү үткәрелде. Нәтиҗәләр буенча күпчелек тавышны Елена Алексеева җыйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International