Кайбыч районының ел тәрбиячесен ачыкладылар

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе
 Алар иртәдән алып кичкә кадәр әти белән әниләрен алыштыра. Ата-аналар исә тыныч күңел белән хезмәт урынына юл ала. Чөнки кадерлеләре вакытында, ашый, йоклый, уйный һәм дөньяны танып белергә өйрәнә. Сер түгел, өйдәге ике-өч баланың шаярышып чыр-чу килүенә түземлек бетә башлагач, нигә балалар бакчасы якшәмбе дә эшләми икән ул, дип әйтеп куйган чаклар да була. Ә тәрбиячеләр әнә шундый тиктормас егерме-утыз баланың көен көйли. Шуңа да зур җаваплылык сорый торган әлеге һөнәр ияләренең барысына да сабырлык һәм балаларны ярату кебек сыйфатлар хастыр, мөгаен. Районыбызның үз эшенә бөтен күңеле белән бирелгән әнә шундый тәрбиячеләре узган атнада “Ел тәрбиячесе – 2017” республика бәйгесенең муниципаль этабында үз көчләрен сынады. 
 
– Балалар бакчасы тәрбия­чесе һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү, педагогларның осталыкларын арттыру максатыннан оештырылып, инде матур традициягә әверелгән әлеге бәйгедә катнашырга быел унөч мәктәпкәчә белем бирү педагогы теләк белдергән иде. Сайлап алу турында аларның бишесе җиңүгә иреште,–диде  мәгариф бүлеге методисты Альбина Сибгатуллина. 
Федоровскоеның «Теремкәй» балалар бакчасыннан Елена Гущина, Олы Кайбычтагы «Миләшкәй»дән Резидә Мотыйгуллина, Олы Урсактагы «Чулпан»нан Алсинә Газиева, Олы Подберезьедагы “Берёзка”дан Фирдинә Наумова һәм Иске Тәрбитнең “Гөлбакча”сыннан Люция Петухова хакында гел җылы сүзләр генә ишетергә туры килә. Аларның барысы да  районыбыз­ның иң яхшы ел тәрбиячесе исеменә лаек. Олы Кайбычтагы “Миләшкәй” балалар бакчасы базасында узган бәйгедә алар яңа яктан ачылды. Тәрбиячеләрнең балаларга үткәргән дәресләрендә белемнәре,тәрбия бирү өлкәсендәге осталыклары ачык күренде. Икенче өлештә визит карточкасын тәкъдим иттеләр. 
– Замана тәрбиячесе ул вазифаларын үтәүче хезмәткәр генә түгел, даими эзләнүдә булган тынгысыз педагог та, – диде Елена Гущина. –Балалар белән эшләү дәверендә мин танып белү, тәҗрибәләр алымын кулланам.
Резидә Мотыйгуллина үз чыгышында бармак уеннарын киң куллануын әйтте, бу аларның кул хәрәкәтләрен яхшырта. 
– Соңгы елларда балаларның сүзлек запасының азрак булуына игътибар итә башладым. Моның төп сәбәбе – әти-әниләрнең ул-кызлары белән сөйләшергә вакыт тапмавында,  аз аралашуларында. Балалар үзләре дә күп сөйләшми, чөнки күбрәк телевизор карыйлар, компьютерда уйныйлар. Алар үз куллары  белән уенчыклар, башка әйберләрне сирәк ясыйлар, – диде тәрбияче. –Шуңа күрә мин пазллар, вак уенчык­лар, ярмалар белән эшләү һәм бармаклар ярдәмендә театр күрсәтү алымнарына зур игътибар бирәм. 
Люция Петухова балалар белән бергәләп кашыктан курчаклар ясады. Аларны йоклаттылар да, уяттылар, юындырдылар, ашаттылар да. Алсинә апалары нәниләргә кәгазь салфеткалардан чәчәкләр ясатты. Фирдинә Наумова “Өч аю” әкиятенә нәниләрне генә түгел, тамашачыларны да алып кереп китә алды. Ул үзе дә алар белән бергә шаярды, көлде, аюларның савыт-сабаларын табарга ярдәм итте. 
Чын тәрбияче әнә шундый булырга тиештер дә инде ул. Сабый күңеле аеруча сизгер, ул синең кәефсез булуыңны да, дорфалыкны да кабул итә алмый. Өйдәге мәшәкатьләр дә балалар бакчасының тышкы ягында калырга, тәрбияче үзе дә сабыйга әйләнергә, нарасыйларның кечкенә генә шатлыгына да чиксез куаныр­га, борчылуына юату сүзләре табарга тиеш, ә моның өчен зур сабырлык һәм тырышлык сорала. Шуңа да тәрбияче булу бөтен кешенең дә хәленнән килми. 
– Тәрбияче булып 26 ел эшлим. Беренче чыгарылыш­ларым инде үзләре әти-әни­ләр, хәзер балалары минем группага йөри, – диде Алсинә Газиева. – Бу бәйгедә беренче генә катнашуым. Үз эшемне һәм балаларны бик яратам. Алар белән эшләү – минем өчен зур бәхет. 
Бәйге нәтиҗәләре буенча, беренче урынны Елена Гущина яулады. Икенче урынга Резидә Мотыйгуллина лаек булды, өченчедә — Алсинә Газиева. Фирдинә Наумова “Җиңүгә омтылыш”, Люция Петухова “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинацияләрендә җиңүче булды. Жюри рәисе, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова аларның барысына да мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләрен тапшыр­ды. Призлы урын яулаган тәрбия­челәр район данын бәйгенең зона этабында яклаячак. 
Балалар бакчасында киләчәк тәрбияләнә, диләр. Бәйгедән мин ул киләчәкнең ныклы тәрбия алачагына ышаныч белән кайттым. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International