Минималь хезмәт хакы күләме, "кайнар линия"

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Хөрмәтле район халкы!
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – министрлык) хәбәр иткәнчә, 2020 елның 30 декабрендә республикада Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү (алга таба – килешү) имзаланды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында» Федераль закон нигезендә билгеләнә (ягъни 2021 елның 1 гыйнварыннан аена 12 792 сум күләмендә).
Хезмәткә түләүнең минималь күләмен түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.
Шуңа бәйле рәвештә, «соры» хезмәт хакына, формаль булмаган мәшгульлеккә, хезмәт хакына , минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк булган хезмәт хакларына кагылышлы закон бозуларга юл куймас өчен, сез халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиягә «кайнар линия» телефоннары буенча мөрәҗәгать итә аласыз: 2-11-04, 2-14-29, 2-12-60.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International