Изге Болгар җыены узды

2016 елның 22 мае, якшәмбе

Безнең Кайбыч районыннан да  Дамир хәзрәт Гиниятуллин җитәкчелегендәге делегация кече хаҗ кылу урынына юл алды.

Бәйрәмнең рәсми кунаклары: ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Милләтләр буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Россия Югары мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе, мөфти Исмәгыйль хаҗи Бердиев, Метрополит Феофан һ.б. иде. Рөстәм Миңнеханов Болгар җирлегендә берьюлы ике бәйрәм булуын билгеләп үтте. Аның беренчесе Ислам динен рәсми кабул иткән көн булса, икенчесе исә Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салу. "Безнең бурыч - динебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калу. Соңгы елларда монда күп нәрсә эшләнелде", - диде республика җитәкчесе һәм әлеге изге урынны торгызуда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. "Бүген дөньяда җиңел вакытлар түгел, бигрәк тә ислам динендә. Шуңа да без тынычлык һәм татулыкта ничек яшәү үрнәген күрсәтергә тиеш. Ата-бабаларыбыздан күчкән гореф-гадәтләр шул тынычлык нигезе булып тора", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм җыенда катнашучыларга рәхмәт әйтеп, исәнлек-саулык теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International